Стартта – медицина хезмәткәрләре

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Узган атна азагында Нурлат район үзәк хастаханәсенең 30 медицина хезмәткәре Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең “Сәламәтлек-2017” спартакиадасында катнашкан. Спартакиада Чирмешән районында үткәрелгән, анда район үзәк хастаханәләренең җиде командасы очрашкан. Алар швед эстафетасында, өстәл теннисында, шахмат, бадминтон, волейбол һәм канат тартуда ярышкан. Якташларыбыз яхшы нәтиҗә күрсәтеп, шахмат һәм хатын-кызлар волейболында беренче урыннарны яулаганнар. Бу аларга пьедесталның икенче баскычына күтәрелергә мөмкинлек биргән. Нурлат хастаханәсе командасы капитаннары – баш табиб Рафаэль Габдрахманов җитәкчелегендә икенче урынны яулап, кубок һәм кыйммәтле бүләкләр белән кайткан. Сүз уңаеннан, медицина хезмәткәрләренең ел саен үткәрелә торган спартакиадасы Нурлатта 7 тапкыр булган, бу башка районнарга караганда күбрәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International