Билбау көрәше буенча ярышлар бу көннәрдә Әстерхан шәһәрендә уза.
Бу көннәрдә Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спортчылар Әстерхан шәһәрендә билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә катнашалар. Ярышлар илнең барлык төбәкләреннән 386 яшь спортчы катнашында уза.
Анастасия Миронова көмеш медаль яулады һәм 2-5 сентябрьдә Үзбәкстан Республикасының Нукус шәһәрендә узачак дөнья беренчелегенә юллама алды.
Яшь спортчыбызны һәм аның тренеры Илшат Әһлиуллинны котлыйбыз!