Район тарихы

Административ үзәге: Нурлат шәһәре

Мәйданы: 2308,9 кв. км

Халкы: 58290 кеше

Адресы: 423040, Татарстан Республикасы, Нурлат шәһәре, Совет урамы, 98 йорт

Тел.: (84345) 2-06-01, 2-06-02, 2-00-27

Факс: (84345) 2-06-03

E-mail: nurlat@tatar.ru

www-адрес: http://nurlat.tatarstan.ru

Район  һәм шәһәр тарихы

 

Нурлат районы тарихы үз тамырлары белән болгар дәүләте чорына барып     тоташа. Ул чорда район территориясендә бик күп болгар нәселләре нигезләнгән. Алар арасында Яңа Әлмәт һәм Яңа Әмзә иң эре шәһәрчекләрдән санала. 1552 елда явыз Иван Грозный тарафыннан Казан ханлыгы җирләре яулап алынгач, Казанны батырларча саклаучыларның кубесе бу якларга килеп урнаша. Соңрак монда Киекле, Кизләү, Югары һәм Түбән Нурлат, Савиново, Бикүле, Чулпан кебек татар авыллары һәм  мәҗүсилек динен тотучы чувашлар тарафыннан нигезләнгән Биләр Озеро, Елаур, Егоркино, Чияле Алан, Иске Чаллы авыллары барлыкка килә. Зур Чирмешән буенда урнашкан Киекле һәм Кизләү, Кондырча елгасы янында нигезләнгән Югары һәм Түбән Нурлат кебек татар авыллары турында бик аз мәгълүмат сакланып калган. XVI гасырларда бер төркем Казан татарлары Идел төбәгенә килеп урнаша. Дөресрәге, Зур Чирмешән елгасының түбән агымы киңлекләренә килеп төпләнә. Ә Егоркино волосте татарлары хакында сакланып калган материалларга күз салсак, 1864 елда узган Җир Реформасы чорында, беренчеләрдән булып борынгы ата-бабаларыбыз иң элек Чирмешән елгасыннан төньяктарак –Сөлчә елгасы буенда гомер иткәннәр. Хәзер анда Төрнәс һәм Зирекле авыллары урнашкан.

Нурлат җирлеге карталарда бары тик 1911 елда – тимер юл станциясе буларак билгеләнә башлый. Моннан Сембер – Уфа тимер юлы уза.1905 елда, район үзәге булачак урынга, ике тимер юлчы гаиләсе төпләнә. Алар беренчеләрдән булып тимер юлның беренче өлешләрен сала башлыйлар. Станция төзелеше семафор янында төзелгән  каравылчы өеннән башлана. Шунда шпаллар, рельслар  кайтарып бушатыла. “Самара губернасының истәлекләр китабы”ндагы 1910 ел турындагы язмада мондый юллар бар: “Хәзерге вакытта яңа тимер юл төзелеше алып барыла, ул Идел – Бөгелмә тимер юлының Бөгелмә һәм Сембер шәһәрен тоташтыручы кисәк булып, Ставрополь һәм Самара өязенең төньяк өлешеннән Чистай чиге буйлап узачак. Бу яңа тимер юл, бай сәүдә-сәнәгать өлкәләре аша үтеп, моңарчы атлы сәүдә юлы булган районнар халкының сәүдә һәм икътисади тормышын шактый үстерәчәк”.

Ул чорда ат көченнән файдаланганнар, җирне көрәк белән казыганнар. Шуңа карамастан, юллар бик тиз салынган, ике елдан соң биредә тимер юл салу эшләре төгәлләнә. 1911 елның 28 августында беренче поезд уза. Анннары тимер юл станциясе буенда йортлар салына, сукугыч, депоның беренче бинасы төзелә. 1914 елда башланган Беренче бөтендөнья сугышы, соңрак булган гражданнар сугышы тимер юл торышын яраксыз хәлгә китерә. Күп хезмәт һәм көч түгелеп, фидакарьлек һәм тырышлык нәтиҗәсендә яңартылган Идел – Бөгелмә тимер юлы Самара-Златоуст юл тармагына тоташтырыла. Еллар уза...Юллардан электр һәм пар белән йөрүче составлар йөри башлый. Беренче тепловоз 1962 елның июлендә килә. 1964 елда Нурлат депосы Ульяновск филиалына әйләнә һәм юл станциясе Мәләкәскә карый башлый. 1930 елда Нурлат район үзәгенә әверелә. Монда бигрәк тә шәһәр һәм район исеменең үзгәреше кызыклы. Башта ул Көньяк Нурлат, соңрак Нурлат – Октябрь дип йөртелә. Ә 1997 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Карары нигезендә Нурлат шәһәре республика буйсынуындагы шәһәр категориясенә кертелә.

Нурлат шәһәре Республика башкаласы Казаннан 220 км ераклыкта, Нурлат муниципаль районы   территориясендә, республиканың иң көньягында Кама арьягы һәм Самара – Идел буе төбәгендә урнашкан.  Район территориясе  үз эченә 26 авыл җирлеген һәм Нурлат шәһәрен ала. Район җирләрендә күпчелек кара туфрак өстенлек итә, урман-дала зонасының көньяк өлешендә урнашканлыктан, нефть ятмалары, бентонитлы һәм керамзитлы балчык кебек минералларга бай.

Районда барлыгы 58290 кеше гомер итә, шулардан 33141 кеше Нурлатта яши. Милләт составы ягыннан, татарлар – 51,8%, чувашлар – 25,2%, русслар – 21,6%, башка милләт вәкилләре – 1,4% тәшкил итә.

Сәнәгатьүсеше.

Район икътисатында алдынгы урынны сәнәгать үсеше били: нефть чыгару, чималны эшкәртү, су, газ, электроэнергияне эшкәртү һәм тарату. Икътисади үсеш өчен мөһим бурычларның берсе булып районга читтән инвестицияләр кертү санала. Бу - киләчәк үсеш, яңа өстәмә эш урыннары булдыру, салым кеременең артуын тәэмин итүче зур этәргеч.

Нурлат муниципаль районының иң эре сәнәгать оешмаларына  ПАО “Татнефть” нең “Нурлатнефть» НГДУсен, “Татнефтепром – “Зүзәйнефть”ААҖен, “Кондырчанефть” ААҖен, “Татбурнефть» ИК ҖЧҖең  Нурлат бораулау эшләре оешмасын,  “Макойл” ПАОсын, “Кара Алтын” ЯАҖен, “Нурлат шикәре” ЯАҖен кертергә мөмкин.

Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы тармагын үсеше – Нурлат районының иң төп юнәлешләренең берсе булып  санала. Бигрәк тә бөртекле һәм азык кулҗтуралары, кукуруз, шикәр чөгендере үстерүгә өстенлек бирелә, соңгы елларда көнбагыш чәчелә башлады. Районда 111,3 мең га авыл хуҗалыгы җирләре бар. Шул исәптән 87,6 мең га сөрү җирләре били.

Районда тотрыклы рәвештә терлекчелек үсә,  эре мөгезле терлек үрчетелә, дуңгыз, сарык, ат һәм кош тотыла. Төп мәсьәләләрнең берсе булып терлекчелектә савым көтүен яңарту, мөгезле эре терлек санын арттыру һәм саклау, бигрәк тә яшь терлелекләр санын саклый һәм үстерү  кала бирә.

Авыл хуҗалыгы оешмаларының иң зурларыннан “Сөләйманов Ә.И.” КФХ, “ Агрофирма “Южная» ҖЧҖ, “Нурлат сөте” ҖЧҖ, “ВЗП-Билярск” ҖЧҖ санала. Шулай ук кече хуҗалыкка караган 61 гаилә фермасы (шуларның 47 се терлекчелек, 14е-үсемлекчелек белән шөгыльләнә).  Крестьян - фермер хуҗалыклары бөртекле һәм азык культураларын мал-туарга ашатыр өчен генә түгел,  сатуга чыгару максаты белән дә үстерә.

Авыл хуҗалыгы өлкәсенең мөһим тармагы итеп шәхси хуҗалыкларның эшчәнлеген атарга мөмкин. Хәзерге вакытта эшләп килгән 9427 шәхси хуҗалык күрсәткече бу тармакта зур алга китеш барлыгы турында сөйли. Шәхси хуҗалыклар ел саен дәүләт ярдәме Программаларында катнаша, терлек тотуга,  кошчылык үрчетүгә, кече  фермалар төзелешенә акчалата ярдәм ала.

Мәгариф

Районда 29 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы һәм  10 мәктәп –балалар бакчасы учреждениесендә 13 мәктәпкәчә белем төркемнәрендә 2913 бала тәрбияләнә, 33 гомуми белем мәктәпләрендә (алар арасында 1 гимназия, 19 урта мәктәп, 8 төп гомум белем мәктәбе, 5 башлангыч мәктәп эшләп килә) барлыгы 6256 укучы белем ала. Шулай ук “ Нурлат VIII төр махсус (коррекцион) интернат – мәктәбе”, ГАПОУ СПО “Нурлат аграр техникумы”, 2 өстәмә белем бирү оешмалары( Балалар иҗаты үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, 2 спорт мәктәбе) балаларга белем һәм тәрбия бирә.

         Милли мәгариф өлкәсендә алдынгы заманча технологияләрне һәрдаим кулланылышка кертү алып барыла. Туган телдә белем алучы балалар саны 56% тәшкил итә. Туган телдә белем һәм тәрбия бирүнең төп таяныч учреждениеләре булып “Алсу” һәм “Кояшкай” балалар бакчасы, Фома урта мәктәбе һәм Нурлат шәһәре 4 нче урта мәктәбе санала. Районда 2 балалар бакчасында чуваш телендә тәрбия һәм белем бирелә. Барлык балалар бакчаларында өч яшьтән инглиз телен өйрәнү алып барыла.

Мәдәният

Районда  50 авыл мәдәният йорты эшли, Нурлат шәһәрендә 6 мәдәният һәм сәнгать оешмасы (Шәһәр мәдәният сарае, Кормыш мәдәният йорты, Югары һәм Түбән Нурлат мәдәният йортлары, Чишмәдәге клуб, Халыклар дуслыгы йорты), 2 музей (Кама арьягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее, Колбай - Мораса авылында Г.Кариев исемендәге музей), шәһәр  киночелтәре булеге бар.

Иҗат коллективлары республика һәм Россия күләмендә үткәрелә торган конкурс һәм фестивальләрдә катнашып уңыш казана. Район күләмендә “Үзешчән халык коллективы” дигән мактаулы исемне 10 иҗат төркеме йөртә (“Ветеран” халык хоры, “Чишмә” чуваш халык ансамбле, татар халык театры, “Нурлат” бию ансамбле, “Калейдоскоп” миниатюралар театры,  Бикүле татар халык театры, “Росинка” Урта Камышлы чуваш җыр һәм бию ансамбле, “Сеспель» Андреевка чуваш халык җыр ансамбле, “Шулькеме» Егоркино чуваш халык җыр ансамбле, “Агыл, җыр!”Иске Чаллы халык җыр ансамбле). Балалар иҗат коллективлары арасыннан Ольга Ильина җитәкчелегендәге “Эсперанса” эстрада бию ансамбле, Динара Хасанова җитәкләгән  “Кояш балалары” бию төркеме, Розалия Смакова җитеәкләгән “Күңелле ноталар” һәм Роза Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге “Илһам” вокаль ансамбльләрен атарга мөмкин.

Физик тәрбия һәм спорт

Районда  254 спорт корылмасы  уңышлы хезмәт итә.

Нурлатта балалар һәм яшүсмерләр өчен ике спорт мәктәбе эшли: Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе һәм алкалы хоккей буенча “Ледок” боз сарае. Бу мәктәпләрдә 25 тренер штаты булдырылып, анда 1383 балага спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылган.

Моның белән беррәттән, халыкны да физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту өчен күп көч  түгелә. Бугенге көндә даими рәвештә сәламәт яшәү рәвеше алып баручы спорт белән шөгыльләнүчеләрнең саны 25592 кеше – 47,6% тәшкил итә. Ел дәвамында районда 90нан артык массакүләм физкультура сәламәтләндерү һәм спорт чаралары уздырыла, район спортчылары зона күләмендә, республика һәм Россия күләмендә оештырыла торган ярышларда катнаша.

Сәламәтлекне саклау

Районда халык сәламәтлеген саклауда мөһим шартларнын берсе булган дәвалау-профилактика учреждениеләре челтәре, 5 врачлык амбулаториясе, 1 участок шифаханәсе һәм 51 фельдшер – акушер пункты эшли. “Лучезарный” санаторий-профилакторие, шулай ук 13 кече эшмәкәрлек үзәкләре ( НКДЦ, КДЦ «Саулык”,  “Ваш доктор” үзәге, 6 стоматология клиникасы, 3 “Доктор Оптика” салоны һәм “Прозрение” офтальмология  үзәге) халыкка хезмәт күрсәтә.

 

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 3 августы, 10:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International