Нурлат чаңгычысы Швейцариядә дә сынатмый

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Инде хәбәр иткәнебезчә, Нурлат чаңгычысы Радик Ибраһимов бу көннәрдә Швейцариянең Клостерс шәһәрчегендә чаңгы буенча Осталар Дөнья Кубогы ярышларында катнаша. Якташыбыз ике стартны үтәргә өлгерде инде һәм нәтиҗәләр сөендерерлек: 10 һәм 30 км.га узышларда икесендә 5нче нәтиҗә күрсәтте. Иртәгә Радик Ибраһимовны 45 км.га, 10 мартта эстафета ярышлары көтә, якташыбызга уңышлар телик. Чаңгычы ярышларда 4005 күкрәк номеры белән чыгыш ясый. Беренче ике сан төркем номерын күрсәтсә, икенчесе (05) – спортчының дөнья буенча рейтингы.  Осталар Дөнья Кубогы  һәвәскәр спортчылар арасында иң дәрәҗәле ярышларның берсе исәпләнә һәм анда быел да төрле илләрдән иң оста чаңгычылар катнаша.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International