Нурлатта “Бердәм Россия” алдан тавыш бирүләр үткәрә

2018 елның 22 июле, якшәмбе

Бүген, 22 июльдә,  “Бердәм Россия” партиясе Бердәм алдан тавыш бирү көне үткәрә.

9 сентябрьгә  билгеләнгән  Бердәм тавыш бирү көнендә өстәмә сайлаулар быел өч округта үтәчәк. Нурлатның Төньяк сайлау округында һәм Киекле, Яңа Иглай авыл җирлекләрендә берәр округта сайлаучылар муниципаль берәмлекләр депутатлары өчен тавыш бирү хокукына ия  булачак. Шуларның икесендә бүген  алдан тавыш бирүләр үтә. 19нчы номерлы бермандатлы Нурлат-Төньяк сайлау округында тавыш бирү быел беренче тапкыр  ачык модель буенча үткәрелә. Ягъни  биредә  округка кергән барлык сайлаучылар да килеп кандидатлар өчен тавыш бирә ала. Ә Кизләүдә Тимур  сайлау округында  алдан тавыш бирүдә барлык партиялеләр дә катнаша. Биредә үк алдан сайлауларда катнашучылар халык белән дә очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International