Казанда якташыбыз Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңа бинасы ачылды

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 26 апрель көнне, Казанда якташыбыз, татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев исемендәге  Татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңа бинасы ачылды. Ачылу тантанасында республика Президенты Рөстәм Миннеханов та катнашып, коллективка уңышлар теләде. Театрның шатлыгын Габдулла Кариевның туган авылы Колбай Морасадагы музее җитәкчесе Люзия Вәлиуллина һәм Нурлат якташлык җәмгыятенең Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов та уртаклаштылар һәм нурлатлыларның теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International