Легендар футболчы истәлегенә

2018 елның 6 гыйнвары, шимбә

Якташыбыз, легендар футболчы Галмҗан Хөсәенов истәлегенә мини-футбол буенча традицион ярышлар быел 5 һәм 6 гыйнвар көннәрендә үтте. Беренче көнне Халыклар дуслыгы йортында узгван  ярышларда 2004-2005 елгы үсмерләр көч сынашса, икенче көнне Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе спорт залында 2002-2003 елгы үсмерләр очрашты. Ике көндә дә шәһәр һәм район мәктәпләреннән 7шәр команда чыгыш ясады.

  • Уеннар оешкан төстә узды, яшь спортчылар техник яктан яхшы әзерлектә булуларын күрсәттеләр. Гомумән, турнир имгәнүләрсез, матур нәтиҗәләр белән узды, – ди ярышларның баш хөкемдары Юрий Никитин.

2004-2005 елгы үсмерләр арасында 3нче мәктәп укучылары беренче урынны яулады. 2нче һәм өченче урыннарны исә 2нче мәктәп командалары бүлеште. 2002-2003 елгы үсмерләр арасында өстенлек 1нче мәктәп командасы ягында булды. Икечне урында – 2нче, өченчедә – 8нче мәктәп командалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International