Нурлатта милләтара мәсьәләләр буенча фикер алыштылар

2021 елның 18 июне, җомга

Нурлат муниципаль районы Башлыгы каршындагы дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек советы түгәрәк өстәл артында чираттагы утырыш үткәрде. Сөйләшү Нурлат районы Советының конференц-залында район башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә узды.

Көн тәртибе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге полиция башлыгы Айдар Гыйзетдинов, Нурлат шәһәре прокуроры Сәйяр Зыятдинов һәм район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов чыгыш ясады. Гомумән, сүз районда милләтара мөнәсәбәтләргә, миграция мәсьәләләренә кагылды. “Этникара мөнәсәбәтләр өлкәсендә райондагы вәзгыять тотрыклы, ягъни этникара конфликтлар юк, - диде Сәйяр Зыятдинов. - Иҗтимагый оешмаларның профилактик эше дә монда зур роль уйный. Шәһәр прокуратурасы тарафыннан шул исәптән Интернет, массакүләм мәгълүмат чараларына мониторинг уздырыла. Хәлне стабилләштерүгә каршы юнәлдерелгән затлар ачыклана. 2020 һәм 2021 елларда без эчке эшләр бүлеге, иҗтимагый оешмалар, Халыклар Дуслыгы Йорты белән берлектә, Нурлат районында халыкара киеренкелеккә бәйле конфликтларны булдырмау максатыннан төрле чаралар үткәрдек».

Наил хәзрәт Әбелханов мөхтәсибәт эшчәнлеге һәм балалар белән эшләү, аерым алганда, мәчетләр каршындагы җәйге лагерьларда үткәрелә торган чаралар турында сөйләде. Моннан тыш, ул санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан 20 июльдә Корбан бәйрәме намазы вакытында саф һавада массакүләм намаз оештыру мөмкинлеген дә кузгатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International