Нурлатта Самарага автобус маршруты яңартылачак

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Рейслар көн саен булачак, дип хәбәр итәләр Нурлат АТПсыннан.

9 майдан, озак вакытлы тәнәфестән соң, көн саен «Нурлат-Самара» автобус маршрутлары яңартыла.

"Автобусның Нурлаттан кузгалу вакыты 8.00дә һәм 16.00 сәгатьтә. Самара автовокзалыннан җирле вакыт буенча 12.10 һәм 18.00 сәгатьтә.  Билетлар 20 көн алдан сатыла", - дип хәбәр итте Нурлат АТПсы генераль директоры Идрис Кәримов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International