Нурлатта кикбоксинг буенча Нурлат муниципаль районы Беренчелеге узды

2021 елның 4 апреле, якшәмбе

Ярышлар Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды. Кикбоксинг буенча Нурлат муниципаль районының ачык беренчелеге ДОСААФның спорт залында узды, анда Самара өлкәсе Келәүле шәһәреннән һәм Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәреннән кунаклар да катнашты. 100 гә якын яшь спортчы төрле яшь һәм авырлык категорияләрендә рингка чыкты. Нурлат командасын тәҗрибәле тренерлар Евгений Казаев, Олег Власенко һәм Илнур Әмиров җитәкчелегендә шөгыльләнүче Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе укучылары, шулай ук Виталий Антонов шәкертләре тәкъдим итте. Алар өчен дуслары һәм тренерлар гына түгел, ә әти-әниләр дә җан атты. Яшь спортчылар үзләре билгеләп үткәнчә, алар якыннарының ярдәмен тойган һәм нәкъ менә шул аларга рингта ышаныч биргән. Призлы урыннарны алган кикбоксчылар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Бүләкләрне район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Румия Фәтхетдинова, ярышларның баш хөкемдары Евгений Казаев, спорт мәктәбенең тренерлары һәм чыгарылыш укучылары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International