Быел да Нурлатның “Факел” футбол командасы ТР Беренчелегенең икенче лигасы кысаларындагы уеннарын уңышлы башлап җибәрде. Беренчелектә республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан барлыгы 9 команда катнаша. “Факел” әлегә 4 очрашу үткәрергә өлгергән. 4 июнь көнне Чистай шәһәрендә үткән уеннарда нурлатлылар Чистайның “Фортуна” һәм Менделеевскийның “Мехуборка” командаларын 1:0 исәбенә отты. Ә 11 июнь көнне Азнакайның “Юбилейный” стадионында үткән очрашуларда Зәйнең “Барс” командасын 2:0 исәбе белән җиңсәләр, Актүбәнең “Барс”ына 1:0 исәбе белән җиңелүгә дучар булдылар. Нәтиҗәдә, “Факел” командасы әлегә Лениногорск командасыннан гына калышып, 9 очко белән турнир таблицасында Җәлилнең “Җәлилче” командасы белән икенче, өченче урыннарны бүлешә. Ә нурлатлыларны чираттагы уеннар инде бу атна азагында Лениногорскида көтә. “Факел”лылар биредә Лениногорск һәм Кама Тамагы командалары белән очрашачак. Ә ТР Беренчелеге кысаларындагы уеннар август азагына кадәр дәвам итәчәк.