Ялкауланмаска гына кирәк

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Надежда Баймяшкина әйтүенчә, җирлекнең икътисадый үсеш нигезендә  гражданнарның  шәхси ярдәмче хуҗалыклары зур урын алып тора. Халыкның тормыш дәрәҗәсе бүгенге көндә аларның ничек  үсешенә бәйле. Ә субсидияләр рәвешендәге дәүләт ярдәме халыкка зур стимул  булып тора. Җирлектә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 204 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 79 сыер исәпләнә, 329 баш кәҗә һәм сарык асрала. Йорт кошларының саны да 3486 башка кадәр арткан. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм аны сатудан авыл халкының гаилә бюджетына тотрыклы керем килеп тора. Узган елда җирлек халкы сөтне генә дә 664 мең сумлык саткан. Ит сатудан 90 мең сумнан артык акча кергән. Аны, нигездә, Нурлаттагы һәм Казандагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатканнар. 
Җирлектә халыктан сөт җыю белән проблемалар юк. Бу эш белән Абляскинодан Николай Фролов шөгыльләнә. Ул үзе дә гаиләсе белән  шәхси хуҗалыгында 17 савым сыер асрый, көн саен заводка үз хуҗалыгында җитештерелгән  һәм башка гаиләләрдән җыелган  сөтне илтә. Бүгенге көндә Фроловлар 6 сыердан 120 литрлап сөт савалар, калган 11е якын араларда бозауларга тиеш. Димәк, сөт тә артачаак. 
–    Узган җәйдә үз сыерларыбыздан тәүлегенә 300 литрга якын сөт саудык. Быел баш санын тагы 6га арттырдык, – дип хуҗалыгы белән таныштыра Ирина. Ә хуҗалыклары кечкенә түгел. Хуҗалыкта сыер, үгез һәм бозаулардан тыш, сарыклар, дуңгызлар да бар әле. Ничек барына да җитешәләр диген, чөнки Николай районның агропредприятиеләренең берсендә хезмәт куярга да өлгерә әле. Ир белән хатын моңа инде гадәтләнгәннәр һәм башка яши дә алмыйбыз диләр. Шундый зур хуҗалыкны алып барврга исә кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсүләре ярдәмгә килә, икесе дә авыл җиреннән бит. Фроловлар үз үрнәкләрендә ярдәмче хуҗалыкның файдалы булуын раслап киләләр. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр булганда, ялкауланмаска гына кирәк. Гаилә  башлыгы көтүлек өчен 100 гектар җирне арендага алган. Бу участокта азык әзерлиләр. Шөкер, үз техникалары да бар. Олы уллары Андрей нефть техникумының 3нче курсында укый, әти-әниләренә ял көннәрендә һәм каникуллары вакытында ярдәм итә. Анатолий белән Ярослав та анардан калышмый, мәктәптән соң йортта булышалар. Ә гаиләдә иң кечесе булган Ксения бу вакытта өйдәге мәшәкатьләрне кайгырта, аның да абыйлары кебек әти-әнисенә булышасы килә. Быел әле 1нче сыйныфка гына барса да, үзен инде зурга саный кыз. Николай Владимирович белән Ирина Вильгилемовна балаларына үз киләчәкләрен үзләре сайларга мөмкинлек бирүче ата-аналардан. Алар өчен җиңел юллар эзләмиләр, шуңа да аларны кече яшьтән хезмәткә өйрәтәләр. Эш белгәннәр югалмас, дип саный Фроловлар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International