Биләр Күленнән Ольга Егорова инде 8 елдан артык чәчәк үсентеләре үстерү белән шөгыльләнә

2024 елның 1 мае, чәршәмбе

- Хәтерлим әле, әниемә йортыбыз каршындагы бакчада чәчәкләр үстерешергә булыша: аларны утыртып су сибә, карап-тәрбияләп тора идем. Ул вакытта ук чәчәкләр  тормышымда аерым урын тотачагын белә идем инде, - дип искә алды балачак елларын Ольга Николаевна.

Бүгенге көндә аның 6х12 метрлы зур теплицасында аллы – гөлле келәм булып 20дән артыграк төрдәге чәчәкләр чәчәк атып утыра, бары тик ампельле петунияләрнең генә 50ләп төслесе үсә биредә. Барысы да исә аның тормыш иптәше иерей Сергий Егоров настоятель булып хезмәт итә торган җирле гыйбадәтханә территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү теләгеннән башлана. Акрынлап авылдашлары чәчәк үсентеләре белән кызыксына башлыйлар, сатуга  юкмы дип сораша башлыйлар. Шул рәвешле чәчәк үстерү белән профессиональ шөгыльләнү идеясе туа. Башта чәчәкләрне зур булмаган теплицада үстерә ул, соңыннан тагын берне сатып алып куялар. Үсентеләргә ихтыяҗ зур, шуңа да  узган ел яңа теплица төзергә керешәләр.

- Башта петунияләрне орлыктан чәчә идем, соңрак вегетатив ысулга күчтем. Күптән түгел күпьеллык культуралар үстерә башладым. Гортензия, спирея, котовник, шулай ук шалфей, бөтнек, тимьян утыртам, - дип дәвам итте әңгәмәдәшем.

Әлеге матурлык белән хозурланганда ирексездән аның никадәр хезмәт таләп итүе турында уйлап куясың. Чәчәк үстерүче ханыма гаиләсе – тормыш иптәше һәм ике баласы бик теләп  ярдәм күрсәтәләр икән. Өстәвенә, 8 яшьлек Дмитрийга апасы Огага караганда чәчәкләрне карау күбрәк тә ошый икән.

- Теплицада бервакытта да бетми. Бер сезон тәмамлануга ук икенчесенә әзерлек эшләрен башлыйбыз. Кайвакыт, әлбәттә, барысын да ташлыйсы килә, әмма үз хезмәтеңнең нәтиҗәләрен күргәч, яңа көч белән эшкә тотынабыз, – дип сөйләде чәчәк үстерүче.

Аның чәчәкләр үстерү буенча үз серләре дә бар.  Мисал өчен, петунияләрне ул кассеталарга түгел, ә озынчарак стаканнарга утырта икән. Шулай эшләгәндә чәчәкләрнең тамыр системасы яхшы үсә, үсемлеккә су да күп кирәкми. Сатып алучыларга килгәндә исә, аларның географиясе елдан-ел арта Биләр-күлгә Самара, Тольятти, Чистай, Яшел Үзәннән киләләр. Якын арада гаилә базарга чыгарга ниятли. Егоровларның башка планнары да юк түгел.

- Җир җиләге үстерү белән шөгыльләнәсем килә. Районда бакча җиләге үстерүчеләр бар дип ишеттем, ә менә урман җиләге белән шөгыльләнүчеләр юк әле. Тумышым белән Яшел Үзән районыннан мин, ул якларда хуш исле һәм сусыл җир җиләге күп үсә. Берничә ел элек аның орлыкларыннан үсентеләр үстергән идем, яхшы уңыш алдык. Шулай  аны сату өчен үстерү идеясе туды да. Башка чәчәк үстерүчеләр белән киңәшеп, Интернетта мәгълүмат җыйганнан соң, быел тагын җир җиләге орлыкларын чәчтем, 1000 гә якын төп килеп чыкты, – диде хуҗабикә җир җиләге үсентеләре утыртылган кассеталарны күрсәтеп.

Хәзер теплица сезонының иң кызган чагы, Егоровларда эш кайный. Димәк, бик тиздән алар нурлатлыларны аллы-гөлле чәчәк һәм хуш исле җир җиләге үсентеләре белән  сөендерәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International