ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2018 ел
җомга

2017 ел нәтиҗәләре буенча “Татарстан Республикасында күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы идарәче оешма” республика конкурсы җиңүчеләре арасында шәһәрнең “Коммунальник” ОООсы да бар. Быел оешма конкурста 100 мең квадрат метрга кадәр торак фондка хезмәт күрсәтүче оешмалар өчен номинациядә өченче урынга лаек булды.

“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе “Халык чишмәләре” җирле партия проекты кысаларында  “Яшә, чишмә, яшә”  конкурсы һәм “Чишмәләрнесаклыйк” фотоконкурсы игълан итә.   

 Быел Нурлатның спорт дөньясында  яңа традициягә нигез салынды – район мәктәпләрендә белем алучы кызлар командалары арасында Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге кубогына беренче тапкыр  футбол ярышлары үтте.

Күптән түгел Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тренер Евгений Казаев кул астында шөгыльләнүче  кикбоксчылары Самара өлкәсенең Клявлино районында үткән ачык беренчелектә уңышлы чыгыш ясап кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International