Күптән түгел Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тренер Евгений Казаев кул астында шөгыльләнүче кикбоксчылары Самара өлкәсенең Клявлино районында үткән ачык беренчелектә уңышлы чыгыш ясап кайтты. Самара өлкәсеннән һәм Татарстаннан яшь спортчылар катнашында үткән ярышларда Данил Морозов, Никита Паймурзин, Кирилл Моисеев, Динар Хөсәенов беренче, Роман Булатов икенче урыннарын яулаганнар. Күптән түгел исә киекбоксчыалр Россия беренчелегенд катнашып кайтты. Тиздән исә Яр Чаллыда үтәчәк ачык беренчелеккә әзерләнәләр.