Түбән Нурлатта Әфган сугышында һәлак булган Миншакир Бакиров истәлегенә волейбол турниры быел да сугышчы-интернационалистлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм микрорайонда яшәүчеләрнең актив катнашында үтте.
Җомга көнне шәһәр Мәдәният сараенда Нурлат шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр командалары арасында үткән КВН уеннары нурлатлылар арасында юмор хисенә бай, сәләтле артистларның күп булуын күрсәтте.