Кызыклы да, күңелле дә уеннар

2017 елның 18 феврале, шимбә

Җомга көнне шәһәр Мәдәният сараенда Нурлат шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр командалары арасында үткән КВН уеннары нурлатлылар арасында юмор хисенә бай, сәләтле артистларның күп булуын күрсәтте. 
“Минем тормышым – минем һөнәрем” дип исемләнгән уеннарда 4 команда ярышты: “Форенгейт буенча 200 градус” (“Нурлатнефть” НГДУсы), “Гармоники” (“Гармония” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге), “Непохожие” (мәдәният бүлеге), “50х40” (“Татнефтеотдача”). Командалар алдына “Минем тормышым – минем һөнәрем” темасы буенча традицион визит карточкасы, разминка һәм музыкаль конкурста үз осталыкларын күрсәтү бурычы куелды. Мәзәкләр, нигездә, гаилә тормышы, билгеле вакыйгалар, мәшһүр кешеләргә багышланган иде. Мисалга, “50х40” командасы жюри һәм тамашачылар игътибарына санкцияләр белән бәйле рәвештә илдәге сәяси вакыйгалар, көнбатыш илләренең Президентыбызга булган мөнәсәбен үз эченә алган күренешләр тәкъдим итте. “Гармоники” командасы үзәкнең эш юнәлешләрен шаярту катыш сөйләгән видеоролик әзерләгән. Моны жюри әгъзалары да үз чыгышларында билгеләп үтте. “Нурлатнефть” НГДУсы командасының рэп уку һәм яшьләр бию хәрәкәтләре белән үрелеп барган чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Командалар юмор хисен һәм зирәклекләрен разминка вакытында да, жюри әгъзаларының сорауларына җавап биргәндә дә, музыкаль конкурста да күрсәттеләр. Аларның тапкырлыкларына сокланмыйча мөмкин дә булмады. Һәр хәрәкәттә, чыгышта чагылыш тапкан күпме яңа мәзәк, кызыклы рольләр башкарылды. 
Ә җанатарлар сәхнәдәге тамашага үз мөнәсәбәтен белдереп, һәр чыгышны көчле алкышларга күмде, команда исемнәрен кычкырды. 
– Сәхнәдә сәләтле, тәвәккәл яшьләрне күрү бик куанычлы. Миңа командаларның һәр темага үзенчәлекле якын килүләре ошады, – дип үз фикерләрен белдерде тамашачы Наталья. 
Шул рәвешле, өч конкурс нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыеп, “Форенгейт буенча 200 градус” командасы (“Нурлатнефть” НГДУсы) җиңүче булды. Икенче урынны – мәдәният бүлегенең “Непохожие” командасы, өченчене “50х40” яулады. Барлык командаларга да Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә Мактау грамотасы белән “Гармоника” командасындагы бердәнбер ир-ат – Алексей Глухов билгеләп үтелде, ә “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә “Татнефтеотдача”дан Анна Рудина бүләкләнде. 
– Барлык командалар да уенга җенлекле һәм оригиналь әзерләнгәннәр иде, һәм лаеклы чыгыш та ясадылар. Әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын һәм катнашучыларның саны арта баруын билгеләп үтәсем килә. Уеннар күңелле, җанлы һәм кызыклы үтте, – диде жюри әгъзасы – мәгариф идарәсе белгече Ләйсән Нәфыйгина. 
КВНчылар бүләк иткән кызыклы һәм эмоциоаль бәйрәм бу уеннарның мөһимлеген тагын бер кат раслады. Тамашачылар – бик күп уңай тәэсирләр, ә командалар алга таба үсеш һәм иҗади уңышлар өчен яхшы стимул алды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International