Алар халыкның тормыш-көнкүрешен уңайлыкландыруга, тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Бу көннәрдә Ерепкино авылында республика программасы буенча юл төзү эшләре бара. Күптән түгел ишекләрен ачкан яңа клуб урнашкан Киров урамына 650 метр озынлыкта юл салына. Подрядчы оешма юлның нигезен ясауны төгәлләгән инде, алга таба ком түшәлеп, вак таш салыначак. Шулай итеп, авыл халкы мәдәният учагына тигез һәм уңайлы юлдан йөриячәк хәзер.