Сугыш ветераны беренчеләр булып тавыш бирде

2018 елның 18 марты, якшәмбе

Кормыш бистәсендә урнашкан район мәдәният йортындагы сайлау участогында Бөек Ватан сугышы ветераны, 92 яшьлек Ирек ага Алишев иң беренчеләрдән булып тавыш бирде. Ирек Исхахович үз гомере эчендә 50 дән артык төрле сайлау кампанияләрендә катнашкан. 
– Мин сайлауларга һәрвакыт иртәнге якта ук киләм. Без – сугыш ачысын татыган буын, фронтта да, тылда да бик күп авырлыклар күрдек. Шуңа күрә без тыныч тормышның бәясен башкаларга караганда яхшырак беләбез. Мин тынычлык өчен, балаларымның, оныкларымның, оныкчыкларымның имин һәм бәхетле тормышы өчен тавыш бирәм, – диде Бөек Ватан сугышы ветераны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International