Тимерлек мәктәбен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау яңгырады

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Тимерлек төп гомуми белем бирү мәктәбендә 35 укучы белем ала, шуларның 9ы – чыгарылыш сыйныф укучылары.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме белән котларга Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов килде.

«Сезнең өчен бүген бик дулкынландыргыч көн. Мин сезгә имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны, алга таба үзегезгә уңышлы юл сайлавыгызны телим. Үз мәктәбегезне, укытучыларыгызны онытмагыз. Сез имтиханнарны уңышлы тапшырырсыз, сынауны җиңәрсез дип ышанам", - диде Линар Нурисламович, изге теләкләрен җиткерде.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына, мәктәп коллективына, ата - аналарга «Кара-Алтын» предприятиесе баш инженеры Айдар Саттаров, оешманың ЦДНГ начальнигы Дмитрий Морозов котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Шунда ук аларга бүләкләр дә тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International