Бүген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды.
Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров рәислегендә узды.
Республиканың төрле ведомстволары вәкилләре аварияләр белән бәйле хәлнең торышы һәм юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар, кышкы чорда гомуми файдаланудагы һәм федераль әһәмияттәге автомобиль юлларын карап тоту эше турында доклад белән чыгыш ясадылар.
Нурлатлылар район башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта катнашты.
Республика утырышыннан соң Линар Нурисламович киңәшмәне урында үткәрде. Биредә юлларны вакытында кардан чистарту, мәктәп укучыларын йөртү вакытында куркынычсызлык һ. б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.