Нурлат районында"Җәяүле" операциясе башланды

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

25 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Нурлат районында "Җәяүле"профилактик акциясе узачак.

"Операция барышында без юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны, аерым алганда, юл аша тиешле булмаган урында чыгучыларны ачыклаячакбыз. Әйтик, көйләнә торган җәяүлеләр кичүендә светофорның тыелган сигналына чыгучыларны күзәтәчәкбез. Торак пункттан читтә киемдә яктылыкны чагылдыручы элементлардан башка хәрәкәт итүче тәртип бозучыларга аерым игътибар бирәчәкбез", - дип аңлатма кертте Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илдар Әхмәтҗанов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International