Нурлатта шәһәрнең иң яхшы төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр бизәү конкурсы Нигезләмәсенә үзгәрешләр кертелде.
"Халыкның гражданлык активлыгын арттыру максатларында традицион конкурс номинацияләренең санын арттыру турында карар кабул ителде", - дип билгеләп үтә Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров.
Аерым алганда, «Ишегалды территориясен иң яхшы бизәү» һәм «Йорт яны территориясен бизәүгә иҗади якын килү» номинацияләре дә өстәлде.
– Төзекләндерелгән, матур һәм каралган территория экологик һәм эстетик тәрбия бирүгә генә түгел, ә үсеп килүче буынның гомуми культурасының бер өлеше булып тора, - ди Владимир Михайлович.
Конкурс комиссиясе инде эшкә кереште, катнашучыларның гаризалары буенча даими рәвештә адреслар буенча чыга.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 15 августка кадәр кабул ителә.