Нурлатта киңәйтелгән планерка утырышы узды

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Планеркада шәһәр һәм район тормышына кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Нурлат районында санитар-экологик икеайлыкның барышы турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин сөйләде.

Җыелганнар шулай ук район Башкарма комитетының Төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге начальнигы Лилия Логинованың шәһәр территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү турындагы докладын тыңлады.

ТР Нурлат һәм Аксубай муниципаль районнары буенча МОНД башлыгы Альмарис Талипов катнашучыларны районда янгынга каршы режим кагыйдәләре белән таныштырды.

Нурлат янгын сүндерү-коткару гарнизоны начальнигы Инсаф Хәйруллин район халкының бәхетсезлек очракларын кисәтү, уяулыкны арттыру турында сөйләде.

2024 елның май-июнь айларында бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү турында доклад белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Медникова чыгыш ясады.

Район һәм шәһәр территориясендә бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү чорында хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итүнең барышы турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге полиция начальнигы Гомәр Минһаҗев хәбәр итте.

2024 елның март-апрель айларында спорт, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлар турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Медникова сөйләде.

 

Каникул вакытында Нурлат муниципаль районы территориясендә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарның мәшгульлеге турындагы мәсьәләне яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы Эльнара Азизова яктыртты.

Нурлат муниципаль районында җәйге каникуллар вакытында балаларның иминлеген тәэмин итүне оештыру турында район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Рәхмәтуллина хәбәр итте.

Киңәйтелгән планеркага Дамир Ишкинеев нәтиҗә ясады. Ул җаваплы затлар алдында җәйге чорга бурычлар куйды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International