Нурлат районында Корбан гаете бәйрәм намазыннан башланды

2021 елның 20 июле, сишәмбе

Ә Ключи микрорайоны мәчете территориясендә Нурлатта беренче тапкыр корбан чалу мәйданчыгы булдырылды. 

Районның барлык 41 мәчетендә дә бәйрәм намазлары санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү белән узды. Нурлат шәһәренең Ключи микрорайоны мәчете дә искәрмә түгел. Һәр кеше медицина битлегеннән, үзенең намазлыгы белән килде һәм, әлбәттә инде, социаль дистанция сакланды. Мәчеткә сыймаган кешеләр өчен мәчет территориясендә ачык һавада  намаз уку урыннары әзерләнгән иде.

Биредә бәйрәм намазын имам-хатыйб Якуб хәзрәт Сәлахетдинов җитәкчелегендә укыдылар. Ул үзенең вәгазендә намаз укыр алдыннан корбан чалуның мөһимлеге турында сөйләде. Корбан гаете хаҗ тәмамлану, бөтен дөнья мөселманнарының Мәккәгә хаҗ кылуы белән истә тотыла.

Якуб хәзрәт шатлыклы хәбәр белән дә уртаклашты – нәкъ менә микрорайон мәчете базасында район җитәкчелеге ярдәме белән корбан чалу урыны оештырылган-биредә Корбан чалу өчен бина җиһазландырылган, барлык шартлар да каралган. Шәһәр халкы өч көн дәвамында биредә исламның барлык кагыйдәләре буенча йоланы үти алачак.

Бәйрәм намазыннан соң мөселманнар бер-берсен бәйрәм белән котладылар һәм өйләренә ашыкты-күпләр бу көннәрдә корбан чалып иң изге ниятләрдә б үткәрәчәк, ә корбан итенең бер өлешен, традиция буенча, аз керемле, ярлылар һәм мохтаҗларга өләшәчәк.  Исегезгә төшерәбез, корбан итен Әхмәдзәки Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәгенә дә алып килергә мөмкин, анда мохтаҗлар өчен түләүсез туклану оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International