Нурлатлылар тоталь диктант яздылар

2021 елның 10 апреле, шимбә

Нурлатта барлык теләүчеләр өчен ирекле диктант формасында ел саен үткәрелә торган мәгариф - агарту акциясенең төп мәйданчыкларының берсе-халыклар дуслыгы Йорты. Биредә Нурлат районында яшәүче 70тән артык кеше тоталь диктант язуда катнашкан.

Һәрвакыттагыча, мәдәният хезмәткәрләре зур активлык күрсәтте. Сәнгать җитәкчеләре, режиссерлар, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре үзләренең орфограммаларны һәм рус теле кагыйдәләрен белү буенча белемнәрен тикшерделәр. Аларга шулай ук районның милли-мәдәни берләшмәләре һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре дә кушылды.

Быел диктантның уникаль текстын Россия язучысы, журналист, сценарист, радио алыпбаручысы һәм хәрби корреспондент Дмитрий Глуховский язган. Ул 5 өлештән тора. Нурлатлылар «Чират»исеме астында аның өченче кисәген яздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International