Нурлат шәһәрендә бик зур гаилә фестивале узды

2021 елның 3 апреле, шимбә

Бүген шәһәр Мәдәният сараенда «ГаиләFest» дип исемләнгән район фестиваль-конкурсы узды. Анда 16 гаилә командасы катнашты.

Фестиваль башланыр алдыннан барлык конкурсантларны һәм тамашачыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Рәхмәтуллина сәламләде. Ул һәр кешенең тормышында, үз халкының гореф-гадәтләрен һәм телен саклауда гаиләнең ролен билгеләп үтте, барысына да уңышлар һәм матур чыгышлар теләде. Ә чыгышлар, чыннан да, бик көчле һәм үзенчәлекле иде.

Фестиваль өч этапта узды. Беренче-визит карточкасында команданың үз традицияләре һәм гореф-гадәтләре, уңышлары һәм казанышлары турында сөйләделәр, гадәти булмаган һәм иҗади алым кулланып, нәсел шәҗәрәләрен дә тәкъдим иттеләр.

Биредә «визит карточкасы» номинациясендә беренче урынны алган Маняповлар гаиләсенә тиңнәр булмады. Моннан тыш, гаилә командалары иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар һәм жюри хөкеменә үзләренең яраткан ризыкларын тәкъдим иттеләр.

Биредә чын бәйрәм башланды: сәхнәдә матур һәм якты милли киемнәрдә командалар рус, татар һәм чуаш телләрендә җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, музыкаль инструментларда уйнадылар, сәхнә куйдылар. Мәсәлән, Төрнәс авылыннан Михайловлар гаиләсе «Туган як» җырын өч телдә башкарды, ә Каравыл Тавыннан Людмила Макарова үзе язган шигырьләрен укыды. Ә конкурсантлар әзерләгән милли ризыклар үзләренең төрлелеге һәм матур бизәлеше белән шаккатырды. Нәтиҗәдә, «Иҗади гаилә» номинациясендә беренче урынны Макаровлар гаиләсе яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International