Нурлатта «Балык - фест» кышкы балыкчылык фестивале тәмамланды

2021 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

Нурлат районында кышкы балык тоту буенча фестиваль-ярышлар йомгаклары буенча бүләкләү булды.

Ярышта катнашкан 55 кеше арасында Нурлат районыннан гына түгел, хәтта Казаннан да катнашучылар,  шулай ук балалар да бар иде. Бүләкләү тантанасында Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм тузан суырткыч, мультиварка, микродулкынлы мич кебек кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Бүләкләр арасында балык тоту өчен кирәкле җайланмалар да бар иде.

Үз бүләкләрен иганәчеләр дә әзерләгән. Мәсәлән, «Тулпар» спорт сараеннан - бассейнга абонементлар, балыкчылар кибетеннән - сертификатлар һәм башкалар. Кайбер балыкчылар берничә номинациядә билгеләп үтелде. Мисалга, нурлатлы Рамил Ильясов берьюлы өч номинациядә бүләкләргә лаек булды : иң зур балык өчен - 1, «Вак балык» номинациясендә – 2,  бәкене тизлеккә бораулауда 3нче урынны алды.

Балык тоту фестивале берничә номинацияне үз эченә алды. Башка номинацияләрдә беренче урыннарга «Ерткыч» - Равил Сәмигуллин, «Вак балык» - Николай Осетров, «Бәкене тизлеккә бораулау» - Георгий Леонтьев ия булдылар. Шунда ук хатын-кыз балыкчылар – Валерия Володарскаяны һәм Гелия Хисмәтуллинаны, шулай ук иң яшь балыкчылар – 8 яшьлек Валерия Газизованы һәм 12 яшьлек Артур Хәмидуллинны билгеләп үттеләр. Ярышларның баш хөкемдары - Россиянең спорт мастеры, I категорияле судья, ТР балыкчылык спорты федерациясе президенты Олег Гариповка спорт ветераннары истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International