Халык белән чираттагы очрашу бүген Түбән Нурлат микрорайонында Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә үтте. Халык биредә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Алар үзләреннән арткан авыл хуҗалыгы прдукциясен сату, пенсиягә өстәмәләр һәм башкатемаларга кагылышлы иде. Аларга район башлыгы җентекле җаваплар бирде.