Нурлатта җир җиләге чоры җитте

2017 елның 18 июле, сишәмбе

Бу көннәрдә нурлатлылар болын-кырларга җир җиләге артыннан ашыга. Күпләр аны үзләре өчен җыйса, кайберәүләр өчен җиләк чоры – керем алу вакыты. Үрнәк авылыннан Гөлҗиһан апа Җәдитова да җәйнең бу чорын көтеп ала. Авыл янәшәсендәге болыннар  җиләккә бай, көн саен оныклары белән кып-кызыл җиләкләрне җыеп, базарга сатуга алып киләләр. 
–    Җир җиләге быел соң өлгерде, өч көнләп кенә җыябыз әле. Узган ел 17нче июльдә җир җиләге җыюдан туктаган идек инде, быел әле җыя гына башладык, – ди ул. –  Җиләкләр эре, сусыл. Аз дип әйтмәс идем, иренмичә җыярга гына кирәк.  
Шәһәрлеләр дә җиләкләрне тансыклаган күрәсең, иртәдән сатып алучылар да күп. Болын җиләге хуш исле, тәмле  һәм шул ук вакытта  шифалы да бит. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International