Алдынгылар бүләк алды

2017 елның 12 мае, җомга

Районда язгы чәчү эшләре азагына якынлаша. Кичәге көнгә барлык  мәйданнарының ...  процентында чәчү эшләре тәмамланган. 
Чәчү эшләренең үзвакытында башкарылуы –  игенчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Быел районда чәчү алдынгыларына бүләкләр тапшырылуы исә, һичшиксез, механизаторлар өчен яхшы стимул булды. Язгы кыр  эшләре чорында район хуҗалыкларында хезмәт куючы .. механизаторга  район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. 
Узган атнада шундый Рәхмәт хатларын “Нурлат-Агро” хуҗалыгы механизаторлары алды. Аларны басуга барып район мәгариф бүлеге җитәкчесе, Нурлат районының язгы кыр эшләрен үткәрү буенча оператив штабы әгъзасы Линар Маняпов тапшырды. Бүләкләргә хуҗалыкның алдынгы механизаторлары Владимир Макаров, Владимир Миронов һәм Александр Яковлев лаек булды. Аларның барысы да зур механизаторлык стажы һәм тәҗрибәсенә ия, чәчү эшләрендә беренче генә катнашулары түгел. Быел да  төрле культураларны чәчүдә катнашканнар, бу көннәрдә исә көнбагыш чәчү белән мәшгульләр. Быел хуҗалыкта көнбагышка игътибарны арттыра төшкәннәр – барлыгы 2200 гектарда игеләчәк әлеге югары керемле культура. “Нурлат-Агро”да  исә язгы чәчү мәйданнары 4310 гектар, кичәге көнгә аларның .. процентында эшләр башкарылган. 
Чәчү эшләре тәмамланганнан соң да район игенчеләренә кул кушырып утырырга туры килмәячәк – шытымнар күренә башлау белән  хуҗалыкларда үсемлекләрне саклау чаралары башланып китте бит. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International