Бөтенроссия тикшерү эшләре үтә

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Нурлат районы һәм шәһәрендә 4, 5, 8, 10 һәм 11 сыйныф укучылары рус теле, математика, әйләнә-тирә мохит, тарих, биология һәм кайбер башка фәннәр буенча Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) яза. ВПР – мәктәп тарафыннан даими кулланыла торган гади тикшерү эшләренең берсе, барлык мәктәпләрдә дә бердәм кагыйдәләр һәм контроль-исәпләү материаллары буенча үткәрелә. Мисал өчен, 18 һәм 20 апрельдә 4нче сыйныф укучылары рус теле буенча эшләрнең 1 һәм 2 өлешләрен яздылар, 5нче сыйныф укучылары рус теле һәм математика буенча белемнәрен тикшерде. 25 һәм 27 апрельдә 4нче сыйныф укучылары – математика һәм әйләнә-тирә мохит фәннәре, ә 5нчеләр тарих һәм биология буенча буенча ВПР язачак. 11нче сыйныф укучыларына 25 апрельдән башлап физика, химия, биология, география, тарих фәннәре буенча ВПР язу каралган. Шунысын әйтергә кирәк, район һәм шәһәр мәгариф учреждениеләренең барлык 4нче сыйныф укучылары да – ә алар 562 кеше – ВПР язачак. Ә менә калган сыйныфлар апробация режимында катнаша, һәм анда һәр предмет буенча катнашучыларның саны мәктәп тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International