Барысы да контрольдә

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

Соңгы көннәрдә урнашкан кояшлы, чагыштырмача җылы һава торышы нәтиҗәсендә кар катламы кими, елгаларда су күтәрелә башлады. Районда язгы ташуга әзерлек эшләре инде күптән тәмамланган, хәзер җаваплы службалар су күтәрелешен контрольдә тоту белән мәшгуль.
– Районда су басу зонасына кергән һәр җиде торак пунктта да тәүлеклек кизү алып барыла, алардан көненә ике тапкыр бердәм кизү-диспетчерлык службасына суның торышы турында хәбәр керә, – ди 125нче янгын-коткару часте начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Вадим Ерепов. – Хәл тотрыклы, әлегә су басу куркынычы юк. Көндез җылытса да, төнлә белән урнаша торган түбән температура кар-бозның акрын эрүенә китерә, бу хәлгә уңай йогынты ясый. 
Якушкино – су басу куркынычы булган торак пунктларның берсе. 
– Аксумлинка елгасында су күтәрелә башлады, әлегә ул 70 см.га кадәр җитте, – ди авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллин. – Су биеклеге 160 см тәшкил итсә, авылдагы 78 йортка су басу куркынычы янаячак. Буаны көздән үк ачып калдырган идек. Күпергә боз төялеп, су китүенә комачаулык итә башласа, авыл уртасыннан өстәмә су юлы ачачакбыз. Бу максатларда махсус техника җәлеп итү өчен Нурлат УТТсы белән килешү төзелде. Гадәттән тыш хәлләргә 8 кешедән торган кизү командасы билгеләнде, халык белән инструктажлар үткәрелде. Фельдшер-акушерлык пунктына медикаментлар кайтартылды, ятып авыручылар исәпкә алынды. Терлекләрне чыгару өчен җәйге җәйләүне әзерләп куйдык, азык запасы булдырдык. 
Мамык авыл җирлегендә дә язгы ташу буенча хәл тулысынча контрольдә.
– Безнең җирлектә Берлә, Селенгушка һәм Сөлчә елгалары ага, – ди авыл җирлеге башлыгы Валерий Рыжков. – Сөлчә елгасында су соңгы тәүлектә 12 см.га артты, хәзер аның биеклеге 40 см тәшкил итә, яр буйларына да су төште. Бозның катламы уртача 60-80 см. Суның биеклеген күпер субаендагы махсус үлчәм белән билгелибез, 29 марттан кизү торучылар хәлне даими күзәтеп тора. Су тәүлегенә 50 см.дан да күбрәккә арта башласа, бердәм кизү службасына сәгать саен хәбәр итеп торачакбыз. Әмма соңгы елларда су басу күзәтелгәне юк, бары 2010 елда гына бераз су төшкән иде. Шуңа да карамастан, без язгы ташуга тулысынча әзер. Селенгушка һәм Сөлчә елгалары аша салынган күпер асларын агач-куаклардан чистарттык, буаларны ачтык, кизү техника билгеләдек. Кискен хәлләрдә “Зүзәйнефть” предприятиесе белән К-700 бульдозерын һәм “УАЗ” машинасын җәлеп итү турында килешенде. Су басу зонасына кергән хуҗалыклар саны күп булмаса да, гадәттән тыш хәлләр була калса дип барлык чаралар да күрелде.
Һава торышының бертөрле тотрыклы булуы, күренгәнчә, районыбыз сулыкларындагы хәлгә уңай йогынты ясый. Ә бу язгы ташу чорында кешеләр иминлеге өчен төп алшарт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International