Нурлат районы шашкачыларының 22нче чемпионаты җиңүчеләре ачыкланды

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Нурлатның шашка-шахмат клубында рус шашкасы буенча октябрь аеннан бирле дәвам иткән 22нче шәһәр чемпионатында быел Алексей Матавин беренче булды. Икенче урында – Сергей Зайцев, өченчедә – Рифкать Сафиуллин. Быел чемпионатта 9 кеше катнашкан. Бу көннәрдә исә шашкачылар халыкара шашка буенча III шәһәр  чемпионатында көч сынашалар. Халыкара шашка рус шашкасыннан тактадагы шакмакларның саны артыграк булу белән аерылып тора (100 шакмак). 
 Нурлат шашкачылары төрле республикакүләм ярышларда да актив катнашалар. Быел, мәсәлән, ир-атлар арасында үткән Татарстан чемпионатында Нурлаттан Олег Павлов 21нче, Сергей Зайцев 26нчы нәтиҗәләр күрсәткәннәр. Шул ук вакытта шашкачылар яшь буынны шашка уеынына җәлеп итү өчен дә тырышлык күрсәтә. 
–    Шашка-шахмат клубында 6 яшьтән зурраграк балалар өчен “Рус шашкасы” дип аталган  секция эшли.   Тәҗрибәле тренер-педагоглар балаларны шашка уйнау серләренә өйрәтә, – ди Олег Павлов. – Дәресләр шимбә, якшәмбе көннәрендә бушлай үткәрелә. Без балалары белән әти-әниләрне үзебездә  көтеп калабыз. Чөнки шашка баланың логик фикерләвен үстерә торган кызыклы уен бит.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International