Китап уку – бердәм билет аша

2017 елның 7 апреле, җомга

Җирлекара үзәк китапханә, бөтен республикадагы шикелле үк, пластик билетлар аша хезмәт күрсәтүгә күчә.
Яңа үрнәктәге укучы билетларына 400ләп кеше ия булган да инде.
– Бердәм укучы билеты – китап укучының персональ мәгълүматларын үз эченә алган карта, ул түләүсез бирелә, – дип билгеләп үтә җирлекара китапханә директоры Роза Липатова.
Ачыкланганча, яңа документның өстенлекле яклары күп икән. Мисал өчен, бердәм укучы билеты республика территориясендәге теләсә кайсы китапханәдән куллану мөмкинлеге бирә. Бу, үз чиратында, Татарстанның төрле шәһәрләрендә һөнәри белем алучы студентлар өчен уңайлы. Чөнки хәзер китапханәләр китап укучыларның кайда теркәлгән булуларына да карамастан, һәркайсына хезмәт күрсәтәчәкләр. Моннан тыш, билет белән бергә “Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсе” kitap.tatar.ru порталының шәхси кабинетына, дәүләт һәм муниципаль китапханәләрендәге түләүсез Wi-fiга логин белән пароль бирелә. Билетны алу өчен китапханәгә паспорт белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Балалар китапханәсендә документны ата-аналарның берсенең паспорты һәм баланың СНИЛСы буенча оформить итәләр. 
– Кайбер ата-аналар хезмәт итүнең яңа системасына сагаеп карый һәм шәхси мәгълүматны бирүдән баш тарта, шул рәвешле, балаларын өйгә китап алудан мәхрүм итә. Персональ мәгълүматлар бердәм базага тапшырылап, сер итеп саклана. Шуңа ата-аналарга куркыр өчен сәбәпләр юк, – дип аңлатма бирә балалар китапханәсе мөдире Галина Ерышова. – Бу көннәрдә 120 даими укучыбызга бердәм билет тапшырылды.
Уку билетын югалту балаларга да, өлкәннәргә дә берни белән янамый.
– Чит кеше билеты белән китапханәгә беркем дә килә алмаячак, чөнки анда укучы хакында бернинди мәгълүмат да язылмаган. Китапханәче билетны кулына алгач, ят кеше белми торган персональ мәгълүматны ачыклый. Мисал өчен, кайсы көнне туганын сорарга мөмкин. Шулай итеп, башка исемгә беркем дә китапханәдән китап ала алмаячак, – ди җирлекара үзәк китапханәнең хокукый мәгълүмат секторы мөдире Анастасия Романова. 
Хезмәт күрсәтүнең яңа системасына бездә әле күчә генә башладылар. Илебезнең берничә төбәгендә ул үзен аклаган да инде. Нурлат китапханәчеләренең сүзләренә караганда, бердәм укучы билетлары аларның эшен киләчәктә күпкә җиңеләйтәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International