Нурлатта агросәнәгать комплексы алдынгыларын хөрмәтләделәр

2017 елның 24 марты, җомга

Бүген Нурлатта  авыл хуҗалыгы алдынгылары өчен тантаналы  хөрмәтләү чарасы үтте. Язгы кыр эшләре алдыннан билгеләп үтелә торган традицион чарага быел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре яхшы кәеф белән килде. Чөнки район узган елда  бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 35, 4 центнер уңыш җыеп алып, республикада икенче булды. Шәһәрнең Халыклар Дуслыгы йортында бәйрәм өстәлләре артына исә 150дән артыграк комбайнчы,  сыер савучы, терлекче, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре, фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары, районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче предприятиеләре вәкилләре чакырылган иде. Аларны бәйрәм белән район башлыгы Равил Кузюров, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов, ТР Министрлар Кабинеты Баш  ветеринария идарәсе начальнигы, баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов сәламләделәр һәм өч дистәгә якын авыл хуҗалыгы хезмәтчәненә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр  арасында ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәтенә лаек булган “Нурлат сөте” хуҗалыгының баш агрономы   Минхәниф Җамалов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына лаек булган Сөләйманов Ә.И” КФХсы баш механигы Рөстәм Вәлиәхмәтов, “Сөләйманов Ә.И.” КФХсы шоферы Алексей Глухов, “Нурлат сөте” ОООсы комбайнчысы Рушан Сатдаров бар. Бер төркем нурлатлыларга министрлыкның Рәхмәтләре, район башлыгы Равил Кузюровның, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсеннән  Мактау грамоталары тапшырылды. Район башлыгы Равил Кузюров ТР Дәүләт Советы депутаты, “АгроИнвест” ААҖ генераль директоры Рәис Сөләймановка Рәхмәт хаты тапшырды. 
Фойеда “Нурлат шикәре”, “Здоровье”, “Нурлат сөте”, “Восток”, район кулланучылар җәмгыяте, “Цветуния”, шәхси эшмәкәр Мякишева, шәхси ярдәмчек хуҗалыклар продукцияләреннән оештырылган күргәзмә муллыгы белән җәлеп итте. Ә кунакларга җырчы Фирдүс Тямаев, “Квартет” вокаль-инструментлар квартеты, район артистлары музыкаль номерлар бүләк иттеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International