Нурлатлылар түләүсез юридик ярдәм алды

2017 елның 24 марты, җомга

Узган атнада үткән Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсенә 11 кеше мөрәҗәгать итте.
Көн дәвамында гражданнарны адвокат Екатерина Малярова, районның баш суд приставы Александр Катков, нотариус Ирина Щекач, шәһәр прокуроры урынбасары Ленар Мисбахов кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында шәхси сорауларына җавап эзләп килгәннәр дә, коллектив мәсьәләләр буенча киңәшләшүчеләр дә бар иде. Мисал өчен, Циолковский урамындагы йортларның берсендә яшәүчеләрне ОДН буенча үзгәрешләр борчый. Белгечләр һәркемне игътибар белән тыңлап, консультацияләр бирде, мәсьәләләрне алга таба хәл итү юлларын күрсәтте. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International