Мамык авылы мәдәният йортында Әлкидән килгән “Әфганнан Чечняга кадәр ” дип исемләнгән вокаль-инструменталь ансамбль чыгыш ясады

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Сишәмбе көнне Мамык авылы мәдәният йортында Әлкидән килгән “Әфганнан Чечняга кадәр ” дип исемләнгән вокаль-инструменталь ансамбль чыгыш ясады. Чара Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылу көненә багышлап үткәрелде.
-    Районда  хәрби хезмәтен  Әфган җирендә үтәгән 157, ә Чечня вакыйгаларын узган 300дән артык  кеше яши. Шуларның 5се – Әфганда, 6сы -Чечня җирендә  һәлак булды. Әфганчылар даү Чечня вакыйгаларында катнашкан егетләребез дә онытылмый,- ди хәрби комиссар Заһир Абдуллин. – 14 февральдә  хәрби-интернационалист якташларыбыз каберенә веноклар салу, хәтер яңарту максатыннан район башкарма комитеты, хәрби комиссариат, социаль яклау, ветераннар советы, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, “Форпост” яшьләр формированиесе, мәгариф бүлеге хезмәткәрләреннән торган делегация өч маршрут буенча узды. Делегация вәкилләре шәһәрдә, Зирекле, Биккол, Тимерлек, Яңа Тумба, Төрнәс, Мамык, Колбай Мораса, Иске Әмзә, Аксубай районының Шәрбән авылларында һәм Нурлатта Әфган бәрелешендә яшь гомерләре белән хушлашкан 7, Чечня һәлакәтләрендә гомерләре өзелгән 6 солдатның каберләрен яд кылып,  митингларда катнашып, һәлак булучы сугышчы – интернационалистларның якыннары белән аралаштылар. 
-    Егетләр җирләнгән авыл мәктәпләрендә сугышчан дан музей почмаклары булдырылган, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин. - Аларда Әфган, Чечня сугышында һәлак булган якташ-ларыбызның фотолары, хәр¬би кирәк-яраклары, хатлары саклана. Су-гышчы¬ларның хәрби кие쬬нәрен, күз яшьләре һәм кан тамган Әфган туфрагын тыныч кына карап булмый. Алга таба мондый сугышлар булмасын, егетләребез тынычлыкны сак¬лап уяу хезмәт итсеннәр иде.
Патриотик рухтагы җырларны тыңларга Мамык урта мәктәбе укучылары гына түгел, авыл халкы, сугышчы –интернационалистлар да җыелган иде. Район башлыгы Равил Кузюров исеменнән чыгыш ясаган район башкарма җитәкчесенең социаль –мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова әлеге чараны Әфган һәм Чечня вакыйгаларында катнашкан 18 яше тулмаган егетләрне хөрмәтләү чарасы дип атада. Отставкадагы генерал –майор Анатолий Молоствов, хәрби комиссар Заһир Абдуллин, әфганчы –вертолетчы Рәшит Җәлалов чыгышларында да яшь буынны патриотик тәрбияләү темасына темасы яңгырады.
...Төркемнең төп составын локаль конфликтларда катнашучылар тәшкил итә. Төркемнең исеме юкка гына “Әфганнан Чечняга кадәр” дип аталмаган. Җитәкчеләре Рөстәм Шәйхетдинов әйтүенчә, ансамбльнең төп составын локаль конфликтларда катнашучылар тәшкил итә. Әлеге ансамбльнең безнең районга беренче генә килүе  түгел. Нурлат белән дуслык җепләре кайнар ноктада хезмәт иткәндә башланган аларның.  Әлеге төркем 7 ел элек Базарлы Матак авылында оешкан. Алар бу көнне Әфган, Чечня җирләрендә хезмәт иткән дуслары белән очраштылар. 
Гомумән, әфганчылар хәрби шартлардагы дуслыкны, үз¬ара ярдәмләшүне тыныч тормышта да дәвам итә. Кичә паркта  әфганчылар  истәлегенә куелган обелиск янында узган митингта янә  очраштылар алар. Бирегә район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин, Нурлат шәһәренең почетлы граҗданины, запастагы полковник Идеал Галәветдинов,  яу кырында ятып калган солдатларның якын туганнары һәм мәктәп укучылары килде. Бер сафка төзелеп алар обелискка веноклар  куйдылар, чәчәкләр салдылар һәм якташларыбызны искә алдылар.
...Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма, канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерендә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганистан, Чечня җиендә сугыш кырында һәлак булган Нурлат егетләренең якты истәлеге алдында баш иябез.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International