Дини яшьләр футбол уйнады

2017 елның 29 гыйнвары, якшәмбе

Узган шимбәдә Галимҗан Хөсәенов исемендә балалар – үсмерләр спорт мәктәбендә  Нурлат, Аксубай һәм Чирмешән районнарының дин тоткан яшьләре арасында футбол буенча ярышлар узды. Бәйгедә алты команда көч сынашты.
-     Ниятебез – яшьләрне таныштыру, дуслаштыру, аралаштыру, - диде уеннарны ачу тантанасында  спортчыларны сәламләгән  Көньяк районныры казые  Равил хәзрәт Зөфәров.
-     Республиканың  Көньяк төбәге казыятенә кергән районнар арасында  мөселман яшьләре  өчен спорт чараларын даими оештырып торабыз, - ди район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәйфуллин. – Елдан – ел уеннарда күбрәк командалар катнашуына сөенәбез. Быелгы уеннарда без – нурлатлылар өч команда куйсак, аксубайлылар ике, чирмешәннәр бер команда белән килде. Егетләребез сыра эчеп, тәмәке тартып йөрмәсеннәр иде. Вакытларын шулай файдалы да, күңелле дә үткәрүе үзләре өчен дә яхшы бит.
Берничә сәгатькә сузылган уеннар хуҗалар файдасына матур нәтиҗәләр белән тәмамланды. Беренче урынны “Нурлат –1” командасы яуласа, икенчедә – “Аксубай -2” командасы булды, өченче янә хуҗаларда – “Нурлат – 2” призлы урын яулады. Уеннардан соң җәмәгатә намазы укылды, чәй табыны оештырылды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International