Чәршәмбе көнне видеоконференция режимында Татарстан профсоюзлар Федерациясе Советының IV утырышы үтте. Ул бүгенге көндә профсоюзлар эшчәнлеген яхшыртуның мөһим факторларына багышланган иде. Татарстан Республикасы профсоюзлар рәисе Татьяна Водопьянова гражданнарны актив рәвештә профсоюзларга тарту мәсьәләсенә тукталды. Видеоконференция эшендә АПК хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Тәнзилә Фәйзуллина җитәкчелегендә Нурлат районы һәм шәһәре профсоюз комитетлары рәисләренең координацияләүче Советы әгъзалары да катнашты.