Районның авыл җирлекләрендә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Мисал өчен, Тимерлек авыл җирлегендә Тимерличка елгасы аша күпер салынган. Элек ул агачтан ясалган булган, хәзер исә тимер-бетоннан төзелгән. Җирлек башлыгы сүзләренә караганда, бу эшне “Кара Алтын”ның иганәчелек ярдәме һәм авыл халкының тырышлыгы белән башкарып чыкканнар. Хәзерге вакытта күпергә илтә торган юлларны төзекләндерү эшләре бара.