Салымнарны түләү – көн кадагында

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

Дүшәмбе көнне район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендә салымнарны үзвакытында түләү мәсьәләләренә багышланган чираттагы эшче киңәшмә узды. Киңәшмәгә районыбызның эре предприятиеләре, ТСЖ, ИК, ТОС җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде. 
Утырышта физик затлар тарафыннан түләнелгән салымнарга мониторинг, агымдагы елның 1 сентябренә предприятиеләрнең салым буенча бурычлары, салымнарны үзвакытында түләүне тәэмин итү максатыннан алып барылган эшчәнлек һәм башка мәсьәләләр каралды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов сүзләренә караганда, бүгенге көндә районда физик затлар тарафыннан салымнарның 3 проценты гына түләнелгән. Бу салым уведомлениеләренең адресатларга тулысынча тапшырылмавы белән дә бәйле. Нурлат почтамты начальнигы урынбасары Елена Вәлиуллина мәгълүматлары буенча, 10 октябрьгә район халкы алырга тиешле 37 мең уведомлениенең 23 меңгә якыны гына почтамтка кабул ителгән әле, шуның 17 меңгә якыны адресатларга таратылган, калганнары – эшкәртелүдә. 
Район башлыгы Равил Кузюров бүгенге көндә көн кадагына куелган салым түләү эшчәнлеген оешкан төстә алып барырга чакырып, җитәкчеләр һәм җаваплы службаларның активрак эшләүләрен сорады.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International