Ә безгә көтәргә туры киләчәк

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

1 октябрьдән Россиянең кайбер төбәкләрендә шәхси лицевой счетның иминият номерын (СНИЛС) тиз арада бирү буенча пилот проекты эшли башлады.
Әмма Татарстан алар исәбендә юк. Әлегә бу документны бездә Пенсия фондының территориаль органына яшәү урыны буенча мөрәҗәгать иткәннән соң, 5 эш көне дәвамында алырга мөмкин. Мисалга, бу ел башыннан Нурлат районында 1333 иминият таныклыгы бирелгән. 
– Мәҗбүри пенсия иминияте кагылган һәр гражданин мәҗбүри пенсия иминияте системасында теркәлгән һәм шәхси лицевой счетның иминият номерына ия булырга тиеш, – ди ПФР идарәсенең Нурлат районындагы начальнигы Рушания Шакирова. – СНИЛС эшкә урнаша һәм хезмәт килешүе төзи торган һәр кешегә кирәк. Иминият таныклыгының номеры дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү өчен дә мөһим. Тиздән ул кредит алганда да кирәк булачак. 
Бүген СНИЛС балаларга тугач ук бирелә. Бу аларның социаль ярдәм һәм ташламаларны, шул исәптән медицина хезмәте өлкәсендәге һәм дәүләт социаль ярдәмен үзвакытында алу, пенсия тупланмаларын варислар буларак мирас итеп алу өчен кирәк. “14 яше тулмаган балаларның ата-аналары балаларына шәхси лицевой счетның иминият номерын ПФРның клиент службасына яки МФЦга паспорт һәм баланың туу турындагы таныклыгы белән мөрәҗәгать итеп алырга мөмкиннәр”, – дип аңлатма бирә Рушания Мөбиновна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International