Кариев урамында эшмәкәр Зариповлар гаиләсе төзи башлаган “Миңнегөл” мәчете әкренләп үз йөзен ала башлады. Бүген, 23 сентябрьдә, “Амальстрой” оешмасы көче белән мәчеткә манаралар куела. Оешма җитәкчесе Фәнис Галимҗанов бу эшне башкару өчен техника бүлеп биргән.
– Хәзерге вакытта мәчеткә җылылык, газ кертү, идәннәр җәю белән мәшгульбез, – ди шәхси эшмәкәр Розалия Зарипова. – Моннан тыш, эчке отделка эшләрен башкарасы, җиде ай куясы калып бара. Болар барысы да иганәчеләребез ярдәме белән якын киләчәктә тормышка ашар, дип планлаштырабыз. Шөкер, районыбыз җитәкчелеге дә, мөселман кардәшләребез, эшмәкәрләр дә изге эшкә битараф түгел.