Бу көннәрдә “Нурлат элеваторы”нда көнбагыш уңышын кабул итү һәм урнаштыру белән мәшгульләр. Биредә бүгенге көнгә 520 тоннадан артыграк бөртек кабул итәргә өлгергәннәр инде. Билгеле булганча, предприятие бу төр культураны узган елдан бирле кабул итә һәм бу яңа киптерү җайланмалары урнаштыру белән мөмкин булды.