Узган шимбәдә билгеләп үтелгән Физкультурачылар көнендә Нурлат шахматчылары чираттагы турнирда очраштылар. Анда районның иң оста шахматчылары көч сынашты. Нәтиҗәдә, беренче урынны Михаил Безруков, икенче урынны Вячеслав Членов, өченчене Сергей Анисимов яулады.Җиңүчеләр Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде.