Нурлат районының Фома урта мәктәбе алтын юбилеен билгеләп үтә

2015 елның 3 октябре, шимбә
Бүген Фома урта мәктәбендә белем бирү йорты ачылуга 50 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары үтә. Чарага мәктәптә төрле елларда эшләгән педагоглар, белем йортын тәмамлап төрле якларга таралышкан укучылар, авыл халкы чакырылган. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә район башлыгы Равил Кузюров катнашып, куннаклар,  мәктәп коллективы, укучыларны котлады һәм теләкләрен җиткерде. Юбилей авылда белем бирүнең тарихын барлау, укытучыларны искә алу, хәтер яңарту чарасы булып уза һәм кичкә кадәр дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International