Нурлатта Беренче Май бәйрәм парадын үткәрү традициясе яңадан торгызылды

2024 елның 1 мае, чәршәмбе

Беренче Майны бәйрәм итү урыны итеп шәһәрнең Үзәк мәйданы билгеләнде. Элекке замандагы кебек үк, нурлатлылар бәйрәмгә коллективлар, гаиләләр белән җыелды.

Әлбәттә, төп атрибутлар кызыл флаглар һәм шарлар булды.

Чара кунакларын Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде.

"Сезне чын күңелдән 1 Май бәйрәме белән котлыйм! Яз көне табигать уяна, кешеләр яңа планнар, яңа өметләр төзи. Нурлатлыларның иҗади хезмәте нәтиҗәсендә безнең төбәк матурлана, үсә. Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, туган Нурлатка чәчәк атуын, һәм, әлбәттә, тыныч күк йөзе телим», – диде Дамир Азатович.

Предприятие һәм оешма коллективлары бәйрәмгә төпле әзерләнгәннәр. Биредә төрле эшчәнлек өлкәләреннән барлыгы 20дән артык коллектив катнашты. Төсле транспарантлар, беренче язгы чәчәкләр һәм кәгазь күгәрченнәр, флаглар, шарлар, яшь талантлы нурлатлыларның якты чыгышлары - Нурлатта Беренче Май бәйрәме якты, шау – шулы, күңелле узды.

Күп кенә коллективлар махсус рәвештә бәйрәм киемнәре дә әзерләгәннәр, җиңел төсле күлмәкләр, косынкалар теккәннәр. Бүген Нурлат гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Гадел Гомәров тә катнашты. Сүз уңаеннан, бу белем бирү учреждениесе колоннасы иң зурлардан берсе иде. Тантаналы адым белән мәйдан буйлап нефть чыгаручылар да үтте, ә Нурлат үзәк район хастаханәсе коллективы күккә җирдәге тынычлык символы булган күгәрченнәрне чыгарды.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Медникова катнашында узды. Бәйрәмгә Беренче май колоннасын иң яхшы бизәү конкурсында катнашкан барлык коллективлар төрле номинацияләрдә җиңүче дипломнары һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

 

"Яшь чакта без Беренче Майны түземсезлек белән көтеп ала, аңа алдан әзерләнә идек, бәйрәмгә бар гаилә белән җыела идек. Бүген дә традицияләрнең яңадан торгызылуын күрү сөенечле, үсеп килүче буынның да мондый чараларга кушылуы рәхәт. Бәйрәмнән зур рәхәтлек алдым", - дип уртаклашты шәһәрдәшебез Әлфия Кәримова.

Бәйрәмнең яшь кунаклары да үзләренә ошаган шөгыль таба алды, биредә спорт һәм интерактив мәйданчыклар эшләде, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре мастер-классларда катнашырга тәкъдим итте. Кыскасы, Беренче Май бәйрәменә килгән һәркем күтәренке рух, уңай һәм яхшы кәеф алды. Чара җирле талантлар чыгышлары белән дәвам итте, якташыбыз Рәфис Кәлимуллин да нурлатлыларны үз иҗаты белән сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International