Нурлатта «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасы призларына традицион җиңел атлетика эстафетасы узды (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

2024 елның 1 мае, чәршәмбе

Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Нурлат-информ» филиалы оештырган «Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасы призларына эстафета Нурлатта җиңел атлетика сезонын ачты. Ул ел саен 1 майда Яз һәм хезмәт бәйрәмендә Г.Хөсәенов исемендәге спорт паркы стадионында уза.

Быел да ярышлар спортчылар, матбугат ветераннары, спорт җанатарлары катнашында узды. Ачылу тантанасында катнашучыларны Нурлат районы башлыгы исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Медникова, «Нурлат-информ» җитәкчесесе баш мөхәррир- Резеда Гиняева, шулай ук матбугат ветераны Валентин Бурайкин сәламләде.

"Район газетасы призларына җиңел атлетика эстафетасы уздыруның 50 елдан артык бай тарихы бар. Без традициянең яшәвенә шат, һәм аны саклап калу өчен барысын да эшлибез. Бу -  Нурлатның төрле буыннарын берләштерә торган чын бәйрәм. Эстафетада катнашучыларга, шулай ук безнең иганәчеләргә – Югары Суд судьясы, Татарстан Республикасының атказанган юристы Александр Сергеевич Огоневка һәм Нурлат районының Чуваш милли мәдәни үзәге әгъзаларына рәхмәт»,-дип билгеләп үтте Резеда Әкрамовна.

Эстафетаны спорт һәм матбугат ветераннары катнашында йөгерү ярышы ачты. Алар артыннан яшь спортчылар стартка чыкты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел ярышлар нәкъ менә мәктәп командалары саны артуы белән сөендерелде, катнашу өчен 11 коллектив гариза бирде. Бу-Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе, Нурлат гимназиясе, Иске Чаллы, Андреевка, Богдашкино, Чулпан, Каравыл-Тавы мәктәпләре, шәһәрнең 8, 4 нче мәктәпләре. Командалар арасында җиңү өчен көрәш җитди бара. Нәтиҗәдә, Иске Чаллы мәктәбенең 1нче командасы быел да искиткеч нәтиҗә күрсәтте һәм беренче урынны яулады. Икенче урында-Нурлат шәһәренең 8нче мәктәбе командасы, өченчедә – «Андреевка-Богдашкино» командасы.

Предприятиеләр, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре командалары арасында Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе, икенче һәм өченче урыннарны «ТатРИТЭКнефть» Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм «Ледок» спорт мәктәбе бүлеште.

Традиция буенча җиңүче командалар кубокларга лаек булды. Мактау пьедесталына күтәрелгәннәргә грамоталар, медальләр, шулай ук 2024 елның икенче яртыеллыгына «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасына язылу тапшырылды. Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Валентин Бурайкин үз китапларын ветераннар командасына тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International