Тимур Сөләйманов Нурлатта "Алдынгылар хәрәкәте" эше белән танышты

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

2023 елда Тимур Җәүдәт улы биредә «Алдынгылар хәрәкәте» проектын тәкъдим итте, һәм нәкъ бер елдан соң Нурлат районында «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе Советының эшчәнлеге һәм эш нәтиҗәләре белән танышырга килде, ул 2023 елның июненнән бирле эшли.

Башта ул Нурлат районы Башлыгы каршындагы тәрбия эше, «Алдынгылар хәрәкәте»н үстерү, балалар һәм иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча Совет утырышында катнашты. Утырыш район Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә балалар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре, шәһәр һәм авыл мәктәпләре директорлары, мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре вәкилләре һ. б. катнашында узды.

Утырышта катнашучыларга Нурлатта «Алдынгылар хәрәкәте» эшчәнлеге, ата-аналар җәмәгатьчелеген остазлыкка җәлеп итү, район мәгариф учреждениеләрендә тәрбия эше системасы турында сөйләделәр.

“Бүгенге көндә Нурлат районында "Алдынгылар хәрәкәте" мәгариф, спорт, мәдәният, яшьләр сәясәте учреждениеләре базасында 35 беренчел бүлекне берләштерә. Хәрәкәт эшенә 500дән артык бала, шулай ук өлкәннәр арасыннан остазлар җәлеп ителгән. Быел без уңышлы эшләдек. Хәрәкәтнең зур плюсы-яшь нурлатлылар үз идеяләрен тормышка ашыра ала. Алар безгә үз идеяләре, планнары белән киләләр, без аларның теләкләрен чынга ашырырга тырышабыз», – дип билгеләп үтте Нурлат районында «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлеге җитәкчесе Алия Вәлиуллина.

Аннары Тимур Сөләйманов Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә “Киләчәк” балалар иҗаты үзәгендә булды. Монда ул «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлеге штабында булды, Волонтерлар үзәге, театр студиясе эше белән танышты. Аннары актлар залында «Шәп очрашулар» Бөтенроссия проекты кысаларында шәһәр һәм район мәктәпләреннән хәрәкәт активистлары белән очрашты. Монда Тимур Җәүдәт улы һәм Дамир Азатович белән сөйләшү ачык диалог форматында узды. Яшь нурлатлылар үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, кунаклар белән таныштылар һәм аларның уңыш формуласын билгеләргә тырыштылар.

"Алдынгылар хәрәкәтенең төп максаты-традицион кыйммәтләребез нигезендә гармонияле үсеш алган шәхес формалаштыру, тәрбияләү өчен шартлар тудыру, - дип йомгаклады Тимур Сөләйманов. - Нурлатта бу эш яхшы бара. Гомумән алганда, ел йомгаклары буенча без хәрәкәтнең беренчел бүлекчәләре формалашканын күрәбез, алар төрле дәрәҗәдә актив эшлиләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, без үз алдыбызга тиз һәм җиңел ирешә алырлык максатлар куймыйбыз, бу эшнең чын күңелдән алып барылуы, балаларның үзләре катнашырга теләве мөһим. Бу "Алдынгылар хәрәкәте"нең органик үсеш принцибы. Нурлат районында бу яктан хәл тиешле дәрәҗәдә үсә, шуңа күрә вакыт узу белән беренчел бүлекчәләр активлашачак дип уйлыйм».

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International